Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда электросамокатларны прокатка бирмәячәкләр

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев әлеге транспортка карата катгый фикерен әйтте.


Узган ел нәтиҗәләре буенча электросамокатларда йөрүчеләр катнашында Россиядә юл-транспорт һлакәтләре 49%ка арткан. Татарстанда 14 һәлакәттә (аның 13 е Казанда, 1се Әлмәттә булган) 14 кеше зыян күргән.  

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев электросамокатларга карата катгый фикерен әйтте. "Электросамокатларны куллану буенча төгәл кагыйдәләр, машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә комачауламый торган инфраструктура барлыкка килмичә, Чаллыда мондый хәрәкәт итү чаралары прокатка бирелмәячәк. Чаллыда инфрастуктура әзерләнә башлады инде", – диде ул. 

" Күпчелек очракта кикшеринг сервисы тиешле инфраструктура булмаган килеш эшли башлады, бу законлы рәвештә булган проблемага китерде", - дип билгеләп үтте ЮХИДИ идарәсе башлыгы Радий Кадиков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев