Чаллыда этләргә чипны килеп куялар
Ветеринарлар йортлар буйлап йөри.
24 март көнне ветеринарлар 10/8, 10/44 йортлары арасында эшләячәк. Этләргә чипны сәгать 15:00дән 18:00гә кадәр куячаклар. Моннан тыш, эт-песиләргә котыру чиреннән вакцина да ясаячаклар.
«Этләренә чип куйдыртырга клиникага да киләләр. Әмма эт тотучыларга уңайлы булсын өчен, урынын һәм вакытын билгеләп, үзебез дә чыгабыз. Зур эт асраучылар клиникага килә алмый бит, машинасы да булмаска мөмкин. Әлегә ГЭС , Мәләкәс аръягы комплексларында эшлибез. Әкренләп Яңа шәһәрне дә колачлау максаты тора. Анда Яр буе паркында һәм «Олимпийский» спорт сарае янындагы этләр мәйданчыгында эшләдек. Алдан ук шәһәрнең район администрацияләре белән килешеп куябыз. Алар үз чиратында ТОС рәисләре ярдәмендә чатларда мәгълүмат тарата», – ди Чаллы ветеринария берләшмәсенең ветеринар клиника мөдире Ева Пожидаева.
Эт хуҗаларына үзенең һәм хайваннарының паспортларын, ИНН кебек документларын алып килергә кирәк. Шулай ук этнең яшәү урыны, аның турында мәгълүмат җиткерергә дә кирәк булачак.
Исегезгә төшерәбез, этләрне 1 январьдан терки башладылар. Бу процедура мәҗбүри. Чип ярдәмендә этнең кушаматын, яшәү урынын, хәтта хуҗасының кем булуын белеп була. Мәгълүматлар дәүләт системасында саклана. Асрамага алынган хайванны җиңел генә урамга чыгарып ташлап булмаячак, дигән сүз. Шул рәвешле сукбай этләр саны киметергә тырышалар. Чаллыда ел башыннан 700дән артык эт дәүләт системасына теркәлгән.
Этләргә чип кую турында тулырак монда яздык - Этне җиңел генә урамга чыгарып ташлап булмаячак
Чаллы ветеринария берләшмәсе фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев