Тукай районында фаҗига: эшче өстенә авыр металл торбасы төште
Яңалыклар тасмасы

Тукай районында фаҗига: эшче өстенә авыр металл торбасы төште

ТР Тикшерү комитеты җинаять эше кузгатты.

Тукай районында аянычлы рәвештә 41 яшьлек ир-ат гомере өзелде. Аның өстенә авыр металл торбасы төште. Ул вакытта монтажник шомарту машинасы белән эшләгән була. Урынга ашыгыч медицина ярдәме хезмәтен чакырталар. Кызганыч, табиблар гомерен саклап кала алмый.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара. Фаҗига урынына Тукай районының баш прокуроры Айрат Галимәрдәнов та килде. Монтажник «СпецРегионСтрой» компаниясендә эшләгән булган.  

 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


фаҗига

Нет комментариев