Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «фанфурик» сатучыларга ау бара

Үзәк район администрациясе белгечләре хокук сакчылары белән берлектә рейдлар оештыра.

Исерткеч эчемлекләр сатучыларга көн бетте. Үзәк район администрациясе белгечләре хокук сакчылары белән берлектә рейдлар уздыра. Соңгы тапкыр Мәскәү проспекты һәм Пушкин урамындагы сәүдә нокталары тикшерелде. 25 «фанфурик» сатудан алынды. Шулай ук төнге вакытта сыра сатучы тотылды. Алкоголь сатучыларның бөтенесенә дә административ протокол төзелде.  

Исегезгә төшерәбез, юридик затларга штраф күләме – 300 мең сум. Монна тыш, алкоголь продукцияләрен конфискацияләргә дә мөмкиннәр. 

Фото Үзәк район администрациясенең социаль челтәрләре төркеменнән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев