Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда фатир бәяләре Казан белән чагыштырганда күпкә арткан

Белгечләр тикшерү үткәрде.

Чаллыда фатирларның бер квадрат метры 150 мең сум тирәсе. «МИР КВАРТИР» федераль портал белгечләре яңа йортларда 32 кв.м кадәр булган фатир бәяләрен өйрәнгән. Моның өчен алар Россиянең 70 шәһәрендә тикшерү үткәргән. Бәяләр барлык шәһәрләрдә диярлек арткан. Махачкала, Белгород һәм тагын берничә шәһәрдә генә хаклар үзгәрмәгән, бераз кимегән дә. 

Бәяләр аеруча 2024 ел башында, ташламалы ипотека программасы гамәлдә булганда күтәрелгән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, Чаллыда 32 кв.м. зур булмаган фатир 4 миллионнан бераз артык тора. Бер ел дәвамында бәяләр 42,3 процентка арткан. Чагыштыру өчен башкалабыз Казанда мондый кечкенә фатирлар 6 миллионнан бераз кыйммәт, әмма бәяләр 13 процентка гына арткан. 

Гүзәл Шиһапова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев