Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда фатир, җир сатып алучылар саны арткан

«Димәк, шәһәрдәшләрнең финанс мөмкинлекләре бар», - ди мэр.

Чаллыда милек салымнары түләүчеләр арткан. Моны башкарма комитет фатир, йорт сатып алучылар саны артуы белән бәйли. Узган ел 11 мең кеше 10,5 күчемсез милек объекты сатып алган. 

«Бик яхшы. Димәк, шәһәрдәшләрнең финанс мөмкинлекләре бар. Шәһәр бюджетына өстәмә салым түләүчеләр дә арта дигән сүз», – дип ассызыклады мэр Наил Мәһдиев. 

Узган ел шәһәр халкы 852 млн сум милек өчен салымы түләгән. Аның 442 млн – физик затлар милке булса, 410 млн  – җир салымы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев