Чаллыда фатирлар Казанга караганда кыйммәтрәк
692
0
Кайсы шәһәрдә очсызрак?
Февраль аенда Чаллыда икенчел торакның квадрат метры 2,5%ка артып, 116 мең сумга җитте. Казанда исә 1,5%ка кыйммәтләнгән. Фатирың бер квадрат метры 178,4 мең сум тора, диелә «Мир квартир» порталы аналитикасында.
Тармак экспертлары мәгълүматлары буенча, февраль аенда торакның бер квадрат метры 57 шәһәрдә кыйммәтләнгән, 11 калада арзанайган, икесендә үзгәрмәгән.
Бәяләр, нигездә, Волжск (+4,3 процент), Курск (+4,3 процент), Пермь (+4,1 процент), Киров (+3,7 процент) һәм Чаллы (+2,5 процент) шәһәрләрендә арткан, ә Краснодар (-2,5 процент), Калуга (-1,2 процент), Махачкала (-1 процент), Владивосток (-1 процент) һәм Мурманскида (-0,8 процент) арзанайган.
Мәскәү һәм Санкт-Петербургта бәяләр үсеше сизелерлек булмаган (+0,1 процентка - 353,8 мең һәм 209,4 мең сумга кадәр). Мәскәү өлкәсендә исә бер квадрат метр - 0,5 процентка (154,9 мең сумга кадәр), ә Ленинград өлкәсендә 0,6 процентка (116,1 мең сумга кадәр) арткан.
Тулаем алганда, Россия буенча икенчел торакның бер квадрат метры 0,7 процентка, ягъни 119,1 мең сумга кадәр кыйммәтләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев