Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда гриппка каршы прививка ясый башладылар

Табиблар 2 төрле вакцина куллана.

Чаллы шифаханәләренә гриппка каршы 85 мең вакцина кайтартылды. Авырлы хатын-кызларга, балаларга - «Ультрикс Квадри» , өлкәннәргә «Совигрипп» төрен тәкъдим итәләр. 

Хәзер прививка ясату өчен иң яхшы вакыт, ди табиблар. Гриппка каршы иммунитет формалашсын өчен кимендә 1-2 ай вакыт кирәк. Прививка ясаткан кеше бөтенләй грипп белән авырмаячак дигән сүз түгел. Әмма ул чирне җиңелрәк кичерәчәк, өзлегүләр булмаячак дип ышандыра белгечләр. Хроник авырулары булган, кеше арасында хезмәт итүчеләргә, балаларга, өлкән яшьтәгеләргә вакцинаны беренче чиратта кадатырга киңәш итә алар. 

Вакцинация бушлай уздырыла. Прививка ясату өчен үзегез беркетелгән шифаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вакцина