Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда һәлак булган хәрбиләрнең якыннарына Дәүләт бүләкләре тапшырылды

32 гаилә кадерле кешесенең бүләкләрен күз яшьләре белән кабул итте.

Бүген Чаллының тантаналар сараенда күңелләрне тетрәндерерлек вакыйга булды. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев махсус хәрби операциядә һәлак булган 32 хәрбинең якыннарына дәүләт бүләкләре тапшырды. 

"Элек-электән илебезгә авырлык килгәндә ир-егетләр кулларына корал тотып Ватан сагына киткән. Сезнең улларыгыз, ирләрегез, әтиләрегез, туганнарыгыз илебез иминлеге өчен батырларча көрәшеп, һәлак булдылар. Сезнең йөрәгегездәге мәңге төзәлмәслек яраны җиңеләйтерлек сүзләр бер телдә дә юк. Сезгә бик авыр. Безгә дә җиңел түгел. "Энергетик" мәдәният сарае яныннан озатканда без аларның исән-сау кайтуларына өметләнгән идек. Әмма... Сезнең батыр улларыгыз, ирләрегез, әтиләрегез, безнең кыю якташларыбызның батырлыгы, исеме онытылмый. Аларның исемнәре "Ватан-ана" мемориал комплексындагы стелага язылачак. Моннан тыш, махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләр истәлегенә һәйкәл дә төзеләчәк. Тормыш дәвам итә, балаларны үстереп, кеше итәр өчен Аллаһы Тәгалә сезгә сәламәтлек, көч бирсен. Авыр кайгыгызны уртаклашабыз, каһарман якташларыбызның урыннары җәннәттә булсын", - диде ул. 

Россия Президенты Указы нигезендә үлгәннән соң Батырлык ордены белән түбәндәге якташларыбыз бүләкләнде: рядовойлар - Руслан Аллакаев, Раил Сафин, Вячеслав Солтанов, Руслан Тимергалин, Рамил Төхвәтуллин, Александр Мишин, Артур Антипин, Евгений Әхмәтҗанов, Радик Куштанов, Денис Матчанов,  Олег Горянинский, Сергей Денисов, старшина Рәшид Әхмәдов, ефрейторлар - Ленар Ганиев, Фиргать Кыямов, сержантлар - Андрей Мацко,   Игорь Дубровин, капитаннар - Ринат Фатыйхов, Александр Никитин, прапорщик Марат Сабитов, гвардия сержанты Айрат Шәрифуллин, сержант Айрат Ярмөхәммәтов.

 "Батырлык" ордены һәм 2нче дәрәҗәдәге "Кыюлык" медален рядовой Илнур Яһудинның якыннары алды. Рядовойлар - Валентин Колегов, Антон Колесников, Константин Решетников, Данис Фәйзуллин, Риназ Фәхриев, Рамил Хайров үлгәннән соң "За отвагу" медале белән бүләкләнде. 

Икенче дәрәҗәдәге "Кыюлык өчен медаленә" (үлгәннән соң)  рядовойлар - Илья Леванов, Ришат Маликов, ефрейтор Ленар Насыйров лаек булды. 

Хәрбиләрнең якыннары дәүләт бүләкләрен мэр кулыннан горурлык хисе белән алсалар да, күзләре тулы яшь, йөрәкләреннән кан саркый иде. Аларга кушылып табигать тә елады, чарага килгән җитәкчеләрнең дә күзләренә яшь тулды, тамакларына төер утырды. 

Теләк бер: калган якташларыбыз исән-сау әйләнеп кайтсыннар, илебезгә тынычлык килсен. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Президент Путин Минниханов Россия Татарстан МАХСУС хәрби операция Үлгәннән соң Дәүләт бүләкләре