Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда һәр икенче кеше җәмәгать транспортында йөри

Җәмәгать транспортына кагылышлы нинди кыенлыклар бар?

Чаллыда һәр икенче кеше даими рәвештә җәмәгать транспортыннан файдалана. Бу хакта шәһәр Советының йомгаклау сессиясендә мэр Наил Мәһдиев хәбәр итте. «Горкоммунхоз»  муниципаль предприятиесе узган елда 44 млннан артык пассажир йөртте.
Март аенда автбус һәм трамайны берләштергән «Горкоммунхоз» предприятиесе оешуга бер ел тула.  Бүгенге көндә автопаркта  217 НЕФАЗ автобусы һәм 100 трамвай бар.  Җәмәгать транспорты тулысынча заманча түләү приборлары белән тәэмин ителгән. Узган елда пассажирларның 96 проценттан артыгы билет бәясен банк карталары ярдәмендә түләде. 
Шәһәр җитәкчеләре быел  трамвай челтәрләрен яңарту бурычын куйды. Бүгенге көндә Чаллыда трамвай юлларының озынлыгы 99 км. Аның 85 км.ы  45 елдан артык кулланыла. Трамвай юлларын ремонтлау өчен –  4,5 млрд сум, трамвай вагоннарын яңарту өчен 6 млрд сум акча кирәк.
Мәләкәс арьягында яңа трамвай юллары төзү проектын да гамәлгә ашырасы бар.
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыда трамвай үсеше мәсьәләләрен ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә хәл итәргә чакырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаллы мэры ТР Рәисе зур автобуслар