Чаллыда һава торышы үзгәрә
Бу хакта метеоролог Юрий Переведенцев белдерде.
7 сентябрьдан Татарстанда салкынайта. Һава температурасы +15 градуска кадәр төшәчәк, урыны белән яңгырлар көтелә. 8 сентябрьдә дә шундый ук һава торышы булачак. Шунысы сөендерә: салкыннар озакка түгел. Сентябрь уртасында әбиләр чуагы башланачак.
Метеоролог Юрий Переведенцев әйтүенчә, инде якшәмбе көнне үк җылыта башлаячак. Һава температурасы +20 кадәр күтәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев