Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яңа күңел ачу комплексы төзи башлыйлар

Ул шәһәрнең Сөембикә проспектында урнашачак.

Чаллыда янгыннан зыян күргән “Арарат” рестораны бинасы урынында гаилә комплексы төзиячәкләр. Биредә кафе, мунча, балалар өчен уен бүлмәләре булдырырыга ниятлиләр.

Әлеге эш белән Алабуга эшмәкәре Нурислам Кадыйров шөгыльләнәчәк. Ул бу бинаны 2021 елның маенда ук сатып алган. Тик документ эшләренең озакка сузылуы нәтиҗәсендә әлегә кадәр биредә төзелеш башлау мөмкин булмаган. 

“Бүгенге көнгә бинаның фасадын килештереп, күп функцияле үзәккә документлар тапшырдык. Төзелеш башларга рөхсәт булса, быел тотынырга уйлыйбыз”, - дип белдерде эшмәкәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы