Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яңа җитәкчеләр

Алар белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев таныштырды.

Дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев башкарма комитет җитәкчесе урынбасары булып хезмәт куйган Айрат Ганиевка рәхмәт әйтеп, яңа эшкә озатты. Чаллыда төзелеш тармагын алып барган җитәкче ТРның «Госстройнадзор» җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнде.

«Аның намуслы эше республика дәрәҗәсендә бәяләнде. Хезмәте өчен рәхмәт. Ул киләчәктә дә республика һәм илебез үсеше өчен намуслы эшләвен дәвам итәр дип ышанабыз. Чаллыны онытмавын телибез. Туган җирне онытырга ярамый», – диде мэр. 


Башкарма комитетның икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм бүлеге башлыгы урынбасары итеп Гадел Зәйнетдинов билгеләнде. 

«Комсомольский» идарә итү компаниясе җитәкчесе вазифаларын Илгиз Исхаков башкарачак. 

Шәһәр мэры яңа җитәкчеләргә эшләрендә уңышлар теләде.

«Эшне яратсаң, кешеләрне хөрмәт итсәң, теләсә нинди эшне тиешенчә башкарып була», – диде ул. 

Фотолар Чаллы хакимиятенең матбугат бүлегеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев