Чаллыда яңа мәктәп ачыла
Кайчан?
Мәләкәс арьягындагы яңа мәктәп тиздән укучыларны кабул итә. 22 нче микрорайондагы мәгариф учреждениесе 1224 урынга исәпләнгән. Биредә 5-11нче сыйныфларда укучылар белем алачак.
Уку һәм өстәмә белем алу өчен биредә уңайлы шартлар тудырылды. Физика һәм хезмәт дәресләре бүлмәләре заманча җиһазланган, актлар залына цифрлы мультмедиа системасы урнаштырылган, 7 спорт мәйданчыгы, 600 урынлы ашханә бар.
Яңа мәктәп башкалардан музее белән аерылып тора. Ул тарих-туган якны өйрәнү музее, яңа мәктәп коллективы һәм «Форт-Диалог» компаниясе белән берлектә эшләнгән. Биредә интерактив моментлар күп: шәһәр тарихын сөйли торган трубка, сенсор панельләр, зур проекторлар.
Мәктәпнең бер блогы Беренчеләр хәрәкәтенә багышланган. Аны дизайнер Елена Сафируллина җитәкчелегендәге иҗат төркеме бизәде.
Яңа мәктәпне 7 ноябрьдә ачарга планлаштыралар.
Фотолар хакимиятнең телеграмм каналыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев