Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яңа объектлар төзеләчәк

«Безнең алда зур эшләр тора», – диде Наил Мәһдиев.

Быел Чаллының 5нче шәһәр хастаханәсенә яңа бина төзи башлаячаклар. Ул Чулман проспектында урнашачак. Медицина учреждениесе ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе (БСМП) һәм онкология үзәге кебек заманча җиһазлары булган дәвалау үзәге булырга тиеш. Бу хакта бүген хакимиятттә үткән хуҗалык җитәкчеләре киңәшмәсендә Чаллы мэры хәбәр итте.

Шулай ук Наил Мәһдиев Чаллыга – 400, КАМАЗда беренче автомобиль чыгуга 50 ел тулу уңаеннан башкарылачак эшләр хакында да сөйләде.

– Бу истәлекле даталар уңаеннан шәһәр халкының тормышын яхшырту өчен яңа социаль-мәдәни объектлар булдырырга исәп тотабыз. Шәһәргә яңа юллар, яңа микрорайоннар, өстәмә мәктәпләр, спорт, сәламәтлек саклау объектлары кирәк. Юбилейлар Чаллының социаль-икътисадый үсешенә яңа импульс бирергә тиеш. Безнең алда зур эшләр тора, – диде мэр.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек