Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яңа пляж барлыкка килде

Биредә ял итүчеләр өчен шашлык пешерү зонасы да бар.

«Навигатор» яхт-клубы янында пляж яңартылды. Хәзер ул «Берег Камы» дип атала. Биредә ял итүчеләр өчен бөтен уңайлыклар да бар. 

Кызынучыларга ятаклар, киенү-чишенү кабиналары, бәдрәф, хәтта шашлык пешерү өчен аерым зона булдырылган. Бетон боҗралардан мангаллар ясаганнар. Өстәл, эскәмияләр дә урнаштырганнар.

Урман эчендә балалар өчен табигый массажёр да ясаганнар. 

Куркынычсызлык чаралары турында да онытманганнар. Баганаларда – видеокамералар. Ярдәм чакырту кнопкалары бар. Коткаручылар вышкасы урнаштырылган. Боз сарае тукталышыннан («Адымнар» полилингваль гимназиясеннән) Ф.Табеев исемендәге яр буена кадәр җәяүлеләр һәм велосипедчылар юлы салынды.Утыргычлар, чүп савытлары урнаштырылды. 

Исегезгә төшерәбез, Яр буе паркын җәмәгать киңлекләре үсеше республика программасы кысаларында төзекләндерелде. Бу максатка  300 миллион сум бүленеп бирелде. Реконструкция ике этапта барды.  

Беренче этапта кондыз күле яны территориясе тәртипкә китерелде. Балалар мәйданчыгы, спорт тренажёрлары урнаштырылды. Бу хакта монда яздык. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев