Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яңа туган сабыйга Россия дип исем куштылар

Баланың әтисе, Владимир Сухов урманда яшәп танылган иде.

Чаллыда яңа туган сабыйга Россия-Святосия-Святороссия дип исем куштылар. Мондый исемне беренче тапкыр ишетәбез, ди табиблар. Бала 35 атнада туган. Авырлыгы - 1810 грамм. Әнисенең исеме - Родушка. Кызчыкның абыйсы да бар икән. Аның исеме - Природа.

Гаилә башлыгы да, Владимир Сухов гади кеше түгел. Аның турында телевизион тапшырулар чыкты, күптапкыр газеталарда яздылар. Владимир Сухов цивилизациядән качучы, урманда яшәүче кеше буларак танылды. Үзе янына башкаларны да чакырды. Янәсе урманда төрле чирләрдән арындыра. Улын балалар йортында калдырып, аның янына 32 яшьлек хатын да  күченеп китте. 

Владимир Сухов бермәлне интернет челтәрендә 15 млн сумга Коръән китабы сатуы турында да игълан элде. Акчага реабилитация үзәге ясарга теләве турында белдерде. Дин әһелләреннән сорагач, әлеге китапның догалык җыентыгы булуы гына ачыкланды.

Владимир Суховның 12 баласы булуы билгеле.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев