Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ГЭС бистәсендә яңа пляж төзиячәкләр

Биредә 100 кеше сыйдырышлы кабартылган бассейн да булачак.

Чаллы халкы быел яңартылган пляжда ял итә алачак. Сүз ГЭС бистәсендә урнашкан су коену урыны хакында. Бирегә 500 тонна яңа ком алып киләчәкләр, заманча объектлар, шул исәптән күзәтү вышкалары, медпункт булдырачаклар. Шулай ук агачтан ясалган 500 шезлонг һәм кояштан саклаучы зонтлар куячаклар. Моннан тыш мунча һәм 100 балага исәпләнгән кабартылган бассейн да урнаштыру күздә тотыла. Бүгенге көнгә урында туклану зоналарын кора башлаганнар.

Әлеге эшләр эшмәкәр Александр Леухин җитәкчелегендә алып барыла. Аның сүзләренчә, бу проект якынча 22 млн сумга төшәчәк. Аның 10 млн-ы – грант ярдәмендә отылган булса, калган өлеше эшкуарның үзенең акчасы. 

Яңа пляжны быелның май аенда ачарга исәп тоталар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев