Чаллыда янгын сүндерүчеләр 14 яшьлек яшүсмерне коткардылар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда янгын сүндерүчеләр 14 яшьлек яшүсмерне коткардылар

Бала зыян күрмәде.

Чаллының «Чаллы Яр» коттедж поселогындагы Первая Береговая урамындагы кирпеч йортта янгын чыкты. 

Коттеджның беренче катындагы барлык җиһазлар янды. Янгын мәйданы 6 кв. метр. 
Төтен аркасында икенче каттагы 14 яшьлек малай йорттан чыга алмаган.

56нчы янгын-коткару часте хезмәткәрләре аны икенче каттагы тәрәздән баскычтан чыгарганнар. 

Малай зыян күрмәгән.

Янгынның якынча сәбәпләре: электр җиһазларын кулланганда кагыйдәләрне үтәмәү.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Янгыннар

Нет комментариев