Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда янгында 2 кешенең гомере өзелде

Янгын мәйданы 12 квадрат метр тәшкил иткән.

Чаллының Муса Җәлил проспектында 8/4 йортындагы бер фатирда янгын чыкты. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Коткаручылар фатирдан бер хатын-кызны алып чыккан. Ул аңсыз хәлдә була, соңрак табиблар аның үлгән булуын әйтә. Тагын ике ир-атны дәвалау учреждениесенә озаталар.

Янгын мәйданы 12 квадрат метр тәшкил иткән. Ут капкан бүлмәдә 40 яшьләрдә дип фаразланучы ир-ат мәете дә табылган. 

Фаҗиганең сәбәбен дәүләт күзәтчелеге тикшерүчеләре ачыклаячак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев