Чаллыда яңгыр суларын чистарту корылмалары төзеләчәк
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яңгыр суларын чистарту корылмалары төзеләчәк

Барлыгы 5 корылма ясау планлаштырыла.

Чаллыда яңгыр канализацияләреннән аккан суларны чистартучы 2 локаль корылма булдырылачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә хәбәр иттеләр. Ул “Экология” илкүләм проекты кысаларындагы тормышка ашырылачак. 

Исегезгә төшерәбез, Мәләкәс елгасында 4 су чистарту корылмасы ясалды. Алар Гостев урамында, Мәләкәс аръягы торак комплексы янында һәм Мәләкәс елгасы күпере астында урнашкан. 

Тагын 3 корылма проектын төзелә. Алар Г. Тукай яр буенда, 5нче комплекс тирәсендә, М. Җәлил проспекты белән киселештә һәм “Междуречье” торак комплексы районында урнашачак. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


су чистарту корылмалары

Нет комментариев