Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ярминкәләр башланды

Бәяләрне төшертергә дә була.

Бүген Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. "Южный" агросәнәгать паркына, "Төзүче" стадионына һәм ипподромга республиканың төрле районнарыннан авыл хуҗалыгы уңганнары җыелды. 

Мин ипподромдагы ярминкәгә барып бәяләр белән танышып, сатучылар һәм шәһәрдәшләр белән сөйләшеп кайттым. 

Сыер һәм тана итен килограммын 490 сумнан башлап саталар. Кабырга итенең килограммы - 500,  йомшак ит 700 сум тора. Минзәлә, Актаныш, Тукай, Аксубай районнарыннан килгән фермерлар итне мактый-мактый сата. Күренеп тора күбесенең даими сатып алучылары да бар.

"Без итне  Аксубайдан килгән Резидә ханымнан алабыз. Бүген кабырга ите алдым. Алгы ботка заказ бирдек", - ди шәһәрдәшебез Нәкыя Хәйбуллина.

Минзәлә районы Аю авылыннан килгән Адиевлар гаиләсе тавык ите, каймак, сөт, йомырка сата. 

Ярминкәдә йомырканың  дистәсе 100-120 сум. Бер тавык 630-700 сум, бәрәңгенең кг - 25, суганның -40 сум, алманың кг 120, клюкваның кг  450 сум... Балның литр ярымын 700 сумга, 3 литрлы банкадагысын 2000 сумга саталар. 

Шәһәрләшләр Әгерҗе бәрәңгесен капчыклап алалар, ит алучылар да шактый. 

"Ярминкәнең беренче көне булганга сатып алучылар азрак. Шуңа күрә теләгән азык-төлекнең бәясен төшереп алып та була.

"Аллаһка шөкер, даими алучыларыбыз бар. Әкрен генә сатабыз. Быел ярминкә барлык уңайлыклары булган мәйданда оештырылды, бәдрәф эшли. Безгә уңайлы шартлар тудырган җитәкчеләргә рәхмәт", - ди фермер товарлары сатучы Фирая ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярминкәләр