Чаллыда ярты млн сум штраф булган машина йөртүче тоткарланды
Машинасы штрафстоянкага җибәрелде.
Чаллыда дәүләт автоинспекторлары юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 500 мең сумнан артык түләнмәгән штрафы булган машина йөртүчене тоткарладылар.
Chevrolet Lacetti машинасы Үзбәкстанда теркәлгән. Йөртүчесе 48 яшьлек Үзбәкстан гражданины. Мәгълүматлар базасы буенча тикшерү барышында аның тизлекне арттырган өчен (фото, видео җайланма теркәгән) 500 сумнан артык штраф түләнмәве ачыкланган.
Аңа карата 466 административ беркетмә төзелгән.
Ир-атка һәр материал өчен штрафны ике тапкыр арттырып түләү куркынычы яный. Автомобиль махсус машина кую урынына, материаллар мировой судка җибәрелде.
Дәүләт автоинспекциясе кисәтә: юл хәрәкте иминлеге кагыйдәләрен, хәрәкәттә катнашучыларның барсы да үтәргә тиеш.
Фотолар Яр Чаллы Дәүләт автоинспекциясеннән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев