Чаллыда яшь футболчыларны бүләкләделәр
Ярышта 48 малайлар, 12 кызлар командасы катнашты.
«Победа» футбол манежында мәктәп футбол лигасы – 24 турнирын ябу тантанасы булды. Мәктәп командалары иң көчлене ачыклау өчен көрәште. Ярышта 48 малайлар, 12 кызлар командасы катнашты.
«Чаллыда футболны яраталар һәм хөрмәт итәләр. Футбол – дөньядагы беренче уен. «Мәктәп футбол лигасы» (координаторы «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы Эдуард Фәттахов. – З.Г.) – шәһәренең уникаль проекты. Ул – мәктәп укучылары өчен Россиядәге иң масштаблы проект. 9нчы сезон рекордлы булды. Анда Чаллы мәктәпләреннән 600 укучы катнашты. Бу сан әлеге проектның мөһимлеген һәм кирәклеген раслый. Без киләчәктә дә бу проектны тормышка ашыру өчен матди һәм рухи яктан ярдәм итәчәкбез», – диде Чаллы мэры Наил Мәһдиев.
Быел җиңүчеләр һәм призерлар спорт кибетенә 25 000, 50 000, 100 000 сумлык сертификатлар һәм медальләр белән бүләкләнде. Командаларның тренерларына лиганың эмблемасы төшерелгән курткалар бирелде.
Быел киберфутбол буенча да ярышлар узды. Анда «Гепарды 38» командасыннан – Марсель Мингалимов, «Скорпионы 58»дән – Әмир Баһаветдинов һәм Данис Дәүләтов призлы урыннар алды. «Пантеры 49»дан Румиль Баһаветдинов белән Алишер Әхәтов җиңде.
Кызлар командалары арасында «Псы 56», «Буйволы 1» командалары призлы урын алды. «Совы 7» команадасы җиңүче булды.
2010-2011 елгы укучылар арасында – «Буйволы 1» , 2012-2013 елгылар арасында «Драконы 31» командасы җиңде.
Турнирның гомуми бюджеты 2 млн сумнан артык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев