Үле килеш 3 тәүлек яткан
Яңалыклар тасмасы

Үле килеш 3 тәүлек яткан

Фатирдан авыр ис чыга башлагач, күршеләре участок полициясен чакырткан.

Чаллы кешесе яңа шәһәрдә яшәүче иптәше янына барган. Кызганыч, ул аны исән килеш күрә алмаган. 39 яшьлек ир-ат үлгән. Белгечләр әйтүенчә, беркайда да эшләмәүче ир үле килеш бер тәүлектән артык яткан. Үлем сәбәпләре билгеле түгел. 

Сидоровкада берүзе яшәүче 38 яшьлек ир-ат исә үле килеш 3 тәүлек яткан. Фатирдан авыр ис чыга башлагач, күршеләре участок полициясен чакырткан. Беркайда да эшләмәүче ир бер язу да калдырмаган.  
 


үлем-китем

Нет комментариев