Чаллыда яшь стажёр оятка калды
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшь стажёр оятка калды

Аны кибеттән полиция бүлегенә озаттылар.

Эшкә урнашырга теләгән 20 яшьлек кыз полиция бүлегенә эләкте. Ул парфюм һәм косметика кибетендә стажировка үтәргә килә. Кызны кассир итеп куялар. Берничә көн эшләгәннән соң, кассадан 3 мең сум акча юкка чыга. Шик, әлбәттә, стажёрга төшә. Урынга хокук сакчыларын чакырталар.

Кыз үз гаебен таный. Акчаның 500 сумын гына кайтара. Хәзерге вакытта аңа карата “урлау” маддәсе буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


җинаять студентлар

Нет комментариев