Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшь хатын йөк бушатучы ир-атны талаган

Ул инде моңа кадәр дә хөкем ителгән булган.

Вакыйга көндезге унбердә Чаллының 23нче бистәсендә була. «Газель» машинасын йөртүчесе кибет янында туктап, йөк бушата башлый. Бу вакытта янәшәдән бер хатын-кыз үтеп барган була. Ул ир-атның эшкә бүленгәнлегеннән файдаланып, кырын гамәл кылырга алына. Башта ул кабина ишеген ачып, йөртүченең барстекасын кулга төшерә. Аннары аның эчендәге телефонны һәм 20 мең сум акчаны урлый.

Әйберләренең югалуын 34 яшьлек ир-ат машинага утыргач кына абайлап ала. Һәм ул кичекмәстән хокук сакчыларына мөрәҗәгать итә. 40 мең сумлык матди зыян килүе хакында хәбәр итә. 

Полиция каракның эзенә тиз төшә. Аның шәхесен видокамералардагы язмалар аша ачыклыйлар. Ул инде моңа кадәр дә хөкем ителгән 24 яшьлек, беркайда да эшләмәүче хатын-кыз булып чыга. Ул шул ук көнне 54нче бистәдәге кибеттән дә 17 мең 660 сумлык спорт киемнәре урлауда гаепләнә. Әлеге очраклар буенча тикшерү эше кузгатыла.

фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев