Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшәүче ир-ат ялган машина таныклыгы белән тотылды

Ул аны 15 мең сумга сатып алган булган.

Нариманов урамында Чаллы инспекторлары “Шкода Октавия” автомобилен туктата. 45 яшьлек машина хуҗасыннан таныклыгын күрсәтүен сорыйлар. Фотода - үзе, әмма исем-фамилиясе башка кешенеке булып чыга. Инспекторларда шик уяна. Ахыр чиктә, ир-ат үзе дөресен сөйләп бирә: таныклыкны интернет челтәреннән 15 мең сумга сатып алуын әйтә. 

Февраль аенда ул руль артына исерек килеш утырып, ел ярымга таныклыгын алдырткан була. Озак вакытка машина белән хушлашасы килми, күрәсең. Ялган таныклык ясатудан башка чара тапмый.

Гаепләнүчене полиция бүлегенә озататтылар. Аңа административ протокол төзелде. Машинасы - штрафстоянкада. 

 

 

Телеграм - ЧАЛЛЫ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев