Чаллыда яшәүче ир-ат исеменнән 800 мең сум кредит алганнар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшәүче ир-ат исеменнән 800 мең сум кредит алганнар

Бу хакта шәһәрдәш банк хезмәткәрләреннән белә.

Аннан алда шәһәрдәш күңел ачу йортында телефонын югалта. Эзли, үз номерына шалтыратып карый - телефонын таба алмый. Ир-ат счётларын ябуны сорап, банкка мөрәҗәгать итә. Тик аның исеменнән кредит алынуы, мошенникларның акчаны һәм картада булган 36 мең сум күләмендә хезмәт хакын башка счётка күчерүе турында ишетә. 

Шәһәрдәш хокук сакчыларына мөрәҗәгать итә. Мошенниклар эзләүдә. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев