Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшәүче ир-ат күңелсез хәлгә юлыкты

Акчасы да юк, кредит та түләячәк.

30 июльдә ЗЯБ бистәсендә яшәүче ир-ат барсеткасын югалта. Анда аның документлары һәм банк картасы була. Ир-ат полициягә мөрәҗәгать итә. Банкка икенче көнне генә бара. Мошенниклар шул вакытта картасыннан акчаларын салдыра. Моннан тыш, ике банктан 180 мең сум күләмендә кредит алалар. 

Чаллының Эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте белдерүенчә, каракларга карата “Урлау” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Алар эзләүдә. Тотылган очракта, гаепләнүчеләргә 6 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: полиция