Чаллыда яшәүче парны самолётка утыртмаганнар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшәүче парны самолётка утыртмаганнар

Бар гаеп үзләрендә.

Чаллыда яшәүче 38 яшьлек хатын-кыз һәм 41 яшьлек ир-ат ялга оча алмый калдылар. Бар гаеп үзләрендә, ди хокук сакчылары. Икесе дә исерек була. Җитмәсә, Казан аэропорты посадка зонасында тавыш куптаралар. Полиция хезмәткәрләре аларны кулга ала. Пхукет урынына исерек парны дежур частька озаталар. Протокол төзиләр. Аларга 1,5 мең сумлык штраф яисә 15 тәүлеккә кадәр арест яный. 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев