Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшәүче Регинаның әти-әнисе машина отты

«20 мең Татарстан гаиләсе арасында әти-әниемә уңыш елмаюына шатмын», - ди кызлары.

Россия Президентын сайлау көннәрендә 15-17 мартта сайлаучылар арасында "Бөтен гаилә белән сайлауга!" бәйгесе уздырыла. 

15 мартта тавыш бирүчеләр арасында  җиңүчеләр билгеле булды. Ямалы авылы укытучысы Флюда Гардисламова ире белән сайлауга барып, беләзек алып, гаиләсенең фотосын җибәреп "Lada Vesta" автомобиле иясе булды. Аларны 17 мартта Казанга чакырдылар.

Бәйге "ВКонтакте"  «Татарстан Алга» төркемендә барды.

«Флюда Гардисламова бәйгедә катнашуның барлык шартларын туры китереп фотосын урнаштырган. Гардисламовларны җиңүләре белән котлыйбыз", - диделәр турыдан-туры эфирда.

Гардисламовлар гаиләсе Актаныш районында яши.

"20 мең Татарстан гаиләсе арасында әти-әниемә уңыш елмаюына шатмын. Алар илебезнең киләчәге өчен тавыш биреп, кыйммәтле бүләк оттылар", - ди бәхетле гаиләнең Чаллыда яшәүче кызлары Регина Шәрипова. 

16-17 мартта сайлауга барган гаиләләр арасында да машина уйнатыла. 

Моның өчен фотоны #ТатарстанАлга и #ВсейСемьейНаВыборы хештеглары белән җибәрергә кирәк. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Россия Президентын сайлау #Бөтен гаилә белән сайлыйбыз