Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшәүче ханым мәчет төзелешенә 3 млн сумга якын акча биргән

Исемен әйтмәскә кушкан, «Аллаһ үзе белә», - дигән.

Чаллыда "Җәмигъ" мәчете төзелешенә 2 млн 800 мең сум акча тапшырганнар. Кем дисәгез - өлкән яшьтәге бер апа. Мәчет төзүчеләр, әлбәттә, мондый юмартлыкның сәбәбен белергә теләгән.

Шәһәрдәш урын өстендә яткан авыру туганын караган икән. Бөтен милек аңа калган. Әмма шәһәрдәш аларны сатып, Аллаһ ризалыгы өчен мәчет төзелешенә тапшырырга булган. Исемен әйтергә кушмаган. "Аллаһ үзе белә", - дип кенә өстәгән.  

Кем мәчет сала, (аның төзү эшләрендә катнаша) Аллаһы Тәгалә аңа җәннәттә йорт әзерләп куячак", дип әйтелә хәдисләрдә.

"Җәмигъ" мәчете төзелеше дәвам итә. Мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйк!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев