Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшәүче хатын югары каттан балага пыяла шешә ыргыткан

Аның эше судта каралды.

Чаллы судында балигълык яшенә җитмәгән баланы имгәткән хатын-кыз эшен карадылар. Җәй көне төшке вакытта балалар кабартма бассейнда су коенган була. Йортта яшәүче хатын-кызга бу ошамый. Балаларны ачулана башлый, 2нче каттан төрле предметлар ыргыта. Баланың берсенә пыяла шешә эләгә - аның уң кулы имгәнә. Зыян күргән сабыйның әнисе хокук сакчыларына мөрәҗәгать  итә. 

Бала имгәткән хатын гаебен өлешчә таный. Шешә пыяла түгел, пластик иде дип белдерә. Суд хатынның өлкән яшьтә булуын, моңарчы административ җаваплылыкка тартылмавын исәпкә алып, җиңелчә җәза билгеләде. Ул дәүләт казнасына 10 мең сум административ штраф түләргә тиеш булачак.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев