Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшәүчеләр 5 исерек шофёрны тотарга ярдәм итте

Инспекторлар халык белән берлектә эшләвен дәвам итәчәк.

Чаллыда ел башыннан исерек килеш руль артына утырган 592 машина йөртүче тоткарланды. Шәһәрнең баш автоинспекторы Радий Кадиков әйтүенчә, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 40 процентка кимрәк.

- Монда шәһәр халкының роле зур булды. Битараф булмаган кешеләр исерек килеш транспорт белән идарә итү фактлары турында «Пьяный водитель Набережных Челнов» телеграмм каналына хәбәр итәләр. Алар ярдәме белән 5 исерек машина йөртүче тоткарланды, – диде ул.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев ирешелгәннәр  белән чикләнмәскә чакырды. 

- Җәйге чорда эшне дәвам итәргә кирәк. Исерек килеш машинада йөрү – җитди проблема. Шәһәрдә төрле рейдлар үткәрергә кирәк. Бу эштән хокук саклау органнары да читтә калмаска тиеш. Телеграмм каналга шәһәрдәшләрнең тормышына битараф  булмаган кешеләрне күбрәк җәлеп итегез. Исерек килеш руль артына утырган кеше – җинаятьче. Без алар турында оялмыйча сөйләргә тиеш. Алар аркасында күпме кешенең гомере өзелә, күпме кеше инвалид булып кала, – дип искәртте ул. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: исерек машина йөртүче