Чаллыда Яшьләр көне ничек уза?
Ләйсән Видинеева яшьләр көне программасы белән таныштырды.
Яшьләр идарәсе башлыгы Ләйсән Видинеева яшьлә көне программасы белән таныштырды.
Чаллыда 140 мең егет-кыз төрле тармакларда хезмәт куя. Чаллы яшьләре шәһәр тормышында актив катнаша. Алар грант акчасына төрле кызыклы һәм файдалы чаралар оештыралар. Быел Чаллы яшьләре 7,5 млн сумлык 9 грант отканнар.
28 июньдә егет-кызлар өчен бәйрәм оештырыла. Традиция буенча бәйрәм чаралары Хәсән Туфан проспектында Чулман проспектыннан Мәйданга кадәр дәвам итә. Быел ул «Ватанны саклаучылар елында Чаллы яшьләре» һәм «Чаллыга – 400 ел» шигаре астында уза.
16 сәгатьтә «Яшьләр кварталы» дип исемләнгән 10нан артык интерактив мәйданчык эшли башлый. Оештыручылар «Все свои» квартирнигы; «Молодёжный маркет», «Мой М.И.Р.» рок фестивале һәм башка чаралар тамашачылар күңеленә хуш килер дип ышандыралар.
Быел грант кысаларында «Зорица» фолк-фестивале уза. Шәһәрдәшләргә варган уен коралында уйнау буенча мастер-класс күрсәтелә.
Мәктәп балалары өчен Беренчеләр хәрәкәте мәйданында «2025 ел Беренчеләре Кубогы»на квиз уза. Шул ук көнне алар тантаналы төстә Беренчеләр хәрәкәтенә кабул ителә.
«Кадерлеләр һәм яратканнары» шатерында исә әти-әниләр балалары белән бергә мастер классларда катнаша алалар. Шулай ук велоспорт, самокатлар, беговеллар фестивале дә була.
Предприятие һәм оешмалар «Работай в Челнах» акциясе оештыра. Мәйданчыкта телевизор, кер юу машинасы җыю буенча мастер класс үткәрелә. Кешеләр үзләрен буяучы буларак һәм «КАМАЗ җый» дип исемләнгән уенда үзләрен сыный алачаклар.
«ЯR-Арт» мәйданында шәһәрдәшләргә керамик клитка ясау мөмкинлеге бирелә. «Автозвук» мәйданында республикадан 30дан артык машина катнаша. Ә автомототехника күргәзмәсендә 100дән артык техниканы карап булачак.
17 сәгатьтә мәйданда театральләшкән тамаша башлана. Быел яшьләр көнендә Janaga – музыкант Геворг Агаджанян чыгыш ясый. Аннары егет-кызлар өчен дискотека оештырла.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев киңәшмәдә: «Чаллы яшьләре мөстәкыйль һәм актив. Бәйрәмне алар үзләре оештыра. Без комачауламыйча аларга ярдәм итәргә тиеш», – диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев