Чаллыда «Яшьлек» проспектын капиталь ремонтлауның икенче этабы башланды
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Яшьлек» проспектын капиталь ремонтлауның икенче этабы башланды

Эшләр агымдагы елның 20 декабренә тәмамланырга тиеш.

Быел «Яшьлек» проспектын капиталь ремонтлауның икенче этабы башланды. Проспектның  Тынычлык проспектыннан Чулман проспектына кадәрге өлеше төзекләндерелә.  

Хәзер юл төзүчлеәр иске асфальтны, бордюрларны алып, юлларны тигезеләү белән мәшгуль. 2,32 км юлны Казанның «Волга-Автодор» компаниясе тәртипкә китерә. Моннан тыш, яңгыр сулары коелары, юл йөрү билгеләре яңартыла, юл кырыйлары яшелләндереләчәк.  

Бу эшләргә 800 млн сум акча бүлеп бирелгән. 

«Яшьлек» проспектының Машинатөзүчеләр урамыннан Тынычлык  проспектына кадәрге өлеше узган елда капиталь ремонтланган иде. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


капиталь ремонт Яшьлек проспекты

Нет комментариев