Чаллыда «Яшьлек» проспектының яңартылган өлеше ачылды
Ул «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль программасы буенча капиталь төзекләндерелде.
Чаллыда капиталь ремонттан соң, "Яшьлек" проспекты ачылды. Быел әлеге проспектның Машина төзүчеләр урамыннан Тынычлык проспектына кадәрге өлеше төзекләндерелде.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Чаллы халкы исеменнән, "Автомобиль юллары" муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләренә хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте.
Мэр үзенең чыгышында Чаллының автогигант шәһәре генә түгел, сыйфатлы юллар шәһәре дә булуын искәртте.
"Без моның өчен "Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар" федераль программасы өчен Россия Президенты Владимир Путинга, Чаллыга даими булышучы ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәтле. "Яшьлек" проспектындагы капиталь ремонтның беренче этабына бирелгән 680 млн сум акчаның бер өлеше республика бюджетыннан иде. Быел 98.394 кв метр юл тәртипкә китерелде. Җәяүлеләр юлы, яңгыр сулары коелары, җылылык челтәрләре, тукталыш павильоннары яңартылды. Бу эшләрне башкарган предприятие һәм оешма хезмәткәрләренә дә рәхмәт. Киләсе елга, Аллаһы боерса, илебез һәм республика җитәчеләре булышса, "Яшьлек" проспектын Боровецк күпере белән тоташтырачакбыз", - диде Наил Мәһдиев.
Ул "Автомобиль юллары" предприятиесенең алдынгы хезмәткәрләренә Мактау грамоталары тапшырды.
Юлны сыйфатлы һәм юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләренә туры китереп төзекләндергән өчен төзүчеләргә ТР Эчке эшләр министрлыгының Чаллы буенча идарә башлыгы Айрат Ханбиков та рәхмәт белдерде.
Аннан соң Наил Мәһдиев белән Айрат Ханбиков юлны рәсми төстә ачтылар. Беренче булып төзекләндерелгән юлдан Чаллыда җитештерелгән "КамАЗ" машиналары узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев