Чаллыда  яшүсмер кызны эзлиләр.
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшүсмер кызны эзлиләр.

Ул мәктәптән өенә кайтмаган.

Чаллыда 15 яшьлек кызны эзлиләр. Камилә  Сәлимова 22 декабрьдә мәктәпкә киткән, шуннан соң өенә кайтмаган.
Сәлимованың өстендә кара куртка, башында бәйләнгән башлык булган. 

Chelny-biz.ru мәгълүматлары буенча, ата-аналары 29 декабрьдә генә волонтерларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Алар полиция хезмәткәрләре баланы табар дип өметләнгән булганнар. 

Кызның билгеләре: ябык, җилкәсенә кадәр кара чәчле, буе 160 см га якын. 
Күрүчеләр булса, 102, 02 телефоннары буенча полициягә хәбәр итегез. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


бала ана капиталы ЮХИДИ фаҗига

Нет комментариев