Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшүсмерләр акча эшли: закон аларны ничек яклый?

Җәй көннәрендә, шулай ук уку елы дәвамында да, 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында эшкә урнашырга теләүчеләр арта.

Күпләр өчен бу – беренче эш тәҗрибәсе, акча эшләү мөмкинлеге. Ләкин, кызганычка каршы, кайбер эш бирүчеләр хезмәт законнарын белмәү яки аларны үтәмәү аркасында яшүсмерләрнең хокукларын боза. Бу мәсьәлә Дәүләт хезмәт инспекциясе контролендә дә тора. ТР әлеге ведомствосының җитәкчесе урынбасары Алсу Зәйнетдинова балаларның һәм аларны эшкә урнаштыручы якның да законлы хокукларын искә төшерде.

Эш бирүчеләр яшүсмерләрне эшкә алганда нәрсәләрне белергә тиеш?

Россия Федерациясенең Хезмәт кодексының 63 нче маддәсе нигезендә:
• 16 яшьтән: Хезмәт килешүе, гадәттә, 16 яшькә җиткән затлар белән төзелә.
• 15 яшьтән: Әгәр яшүсмер төп гомуми белем алган яки мәктәптән киткән булса, 15 яшьтән дә эшкә урнаша ала.
• Мөһим: Эш җиңел булырга һәм аның сәламәтлегенә зыян китермәскә тиеш.
• 14 яшьтән: Укучылар өчен 14 яшьтән эшкә урнашу өчен түбәндәге шартлар үтәлергә тиеш:
• Әти-әнисенең (яки опекунның) язмача ризалыгы.
• Опека һәм попечительлек органының рөхсәте.
• Эш бары тик укудан буш вакытта башкарылырга тиеш.
• Эш җиңел булырга һәм аның сәламәтлегенә зыян китермәскә тиеш.
Махсус очраклар (14 яшькә кадәргеләр):
Кинематография, театрлар, концерт оешмалары һәм цирк кебек иҗади коллективларда 14 яшькә җитмәгән балалар белән хезмәт килешүе төзергә рөхсәт ителә. Бу очракта:
• Ата-ананың (яки опекунның) ризалыгы.
• Опека һәм попечительлек органының рөхсәте кирәк.
• Хезмәт килешүен балигъ булмаганның законлы вәкиле имзалый.

Яшүсмерләр өчен тыюлар һәм чикләүләр:
1.    Сынау вакыты юк: 18 яшькә кадәрге хезмәткәрләрне эшкә алганда сынау вакыты куелмый (Хезмәт кодексының 70нче маддәсе). 
2.    Материаль җаваплылык: 18 яшькә җитмәгәннәр белән тулы материаль җаваплылык турында килешү төзергә ярамый (ХКның 244нче маддәсе). Искәрмә: әгәр зыян аңлы рәвештә, мәсәлән, исерек хәлдә яки җинаять нәтиҗәсендә китерелгән булса гына. 
3.    Куркыныч эш: Сәламәтлеккә яки әхлакый үсешкә зыян китерердәй эшләр тыела. Боларга зыянлы шартлардагы эшләр, җир асты эшләре, шулай ук комарлы уеннар, төнге клублар, алкоголь, тәмәке, наркотик һәм агулы матдәләр җитештерү, ташу һәм сату кебек өлкәләр керә (ХКның 265 нче маддәсе). 
4.    Командировкалар, артык эш: 18 яшькә кадәрге хезмәткәрләрне командировкаларга җибәрү, эш сәгатьләреннән тыш эшләргә, төнлә, ял һәм бәйрәм көннәрендә эшкә тарту тыела (ХКның 268 нче маддәсе). Искәрмә: иҗади хезмәткәрләргә бу чикләүләр кагылмый. 

Яшүсмерләр өчен йөк күтәрү нормалары:
• 14-15 яшьлек егетләр – 3 кг, кызлар – 2 кг.
• 16-17 яшьлек егетләр – 4 кг, кызлар – 3 кг.

Яшүсмерләр өчен эш вакыты һәм хезмәт хакы:
Яшүсмерләр өчен эш вакыты кыскартылган (ХКның 92, 94 нче маддәләре):
• 16 яшькә кадәр – атнага 24 сәгатьтән артык түгел.
• 16 яшьтән 18 яшькә кадәр – атнага 35 сәгатьтән артык түгел.
Хезмәт хакы эш вакытының кыскартылуын исәпкә алып түләнә (ХКның 271 нче маддәсе).

Яшүсмерләргә – еллык отпуск:
18 яшькә кадәрге хезмәткәрләргә 31 календарь көн озынлыктагы еллык түләүле отпуск бирелә. Бу отпускны киләсе елга күчерергә яки аны акчалата компенсация белән алыштырырга ярамый (эштән азат итү очракларыннан тыш) (ХКның 267 нче маддәсе).
Эштән азат итү:
Эш бирүче инициативасы белән хезмәт килешүен өзеп булмый. Моның өчен ике дәүләт органы – тиешле Дәүләт хезмәт инспекциясенең һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең ризалыгы кирәк (ХКның 269 нчы маддәсе).
Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе хезмәт законнарын куллану мәсьәләләре буенча консультация һәм методик ярдәм күрсәтергә һәрвакыт әзер.

Чаллы яшүсмерләренә - 38 млн сум
Чаллыда җәй дәвамында шәһәрнең төрле оешмаларында 2500 яшүсмер эшли. Балаларны эшкә урнаштыру өчен шәһәр бюджетыннан 38 млн сумнан артык акча бүленде. «Яр Чаллы студентлар хезмәт отрядлары үзәге» МАУ директоры Рафаэль Вәлиев әйтүенчә, закон һәм тәртип бозу очраклары теркәлмәгән, эш белән тәэмин итүчеләр зарланмый.
«Алар төрле җирләрдә эшли: яшьләр үзәкләрендә, мәдәният йортларында, төрле бюджет учреждениеләрендә, шәһәр оешмаларында. Барысы да тәртиптә. Минималь хезмәт хакы – 13 500 сум. Егетләр һәм кызлар ай буе көненә ике сәгать эшли. Яшүсмерләр арасында студентлар да бар, алар кайбер оешмаларда аена 18–30 мең сумга кадәр ала. Эшкә урнаштыру апрель башыннан ук башлана. Димәк, теләге булганнар инде мартта ук шалтыратып, заявка бирергә тиеш. Бөтенесе дә урнаша ала, әмма урыннар чикле: кем өлгерә, шул урнаша. Авыр хәлдәге гаиләләргә, әтиләре махсус хәрби операциядә булганнарга өстенлек бирәбез», – дип аңлатты җитәкче.
Фото: яшүсмерләр
Гүзәл Шиһапова әзерләде
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты тормышка ашырыла
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшүсмерләр "Яшьләр һәм балалар" илкүләм проекты