Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда язгы санитар икеайлык башланды

Чүп һәм яфрак яндыру катгый рәвештә тыела.

1 апрельдән 31 майга кадәр Чаллыда язгы санитар чистарту, яшелләндерү айлыгы башланды. Урамнарны, паркларны, тукталыш павильоннарын тәртипкә китерергә кирәк. Быел барлыгы 5500 агач һәм куак утыртырга планлаштыралар. Шәһәрне 1 млн-нан артык төрле чәчәк, шул исәптән вазоннардагы 4410 петуния бизәячәк. 

Коммуналь техника санитар чистартуга әзер. Үсемлек калдыклары «Мәдәният һәм ял паркы» муниципаль предприятиесе карьерында кабул ителә. Чүп һәм яфрак яндыру катгый рәвештә тыела. 

Йортлар янында, яшел зоналарда һәм проспект яннарында шиннар җыю урыннары булдырылган.  Аларны «Автомобиль юллары» һәм «Мәдәният һәм ял паркы» муниципаль предприятиеләре җыеп, шин үзәгенә тапшыра.

Җитәкче шәхси сектор һәм шәһәр янындагы 16 бакчачлык ширкәтендә дә халыкны территорияләрен тәртипкә китерергә чакырды. 
Шулай ук фонтаннарны җәйге сезонга әзерли башладылар. 

«9 майга кадәр чәчәкләр шәһәребезне ямьләргә,  парк, скверлар чистартылырга, һәйкәлләр, эскәмияләр, чүп савытлары буялырга  һәм һәрвакыт тәртиптә булырга тиеш», – дип искәртте башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев. 

Ул 20 апрельдәге өмәгә кадәр шәһәрне чистартырга һәм шәһәрдәшләрне чисталыкны тәэмин итәргә чакырды.   

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев барлык предприятие һәм оешма территорияләрен тәртипкә китерү эшенә бүгеннән үк керешергә, Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлаховка бу эшне тиешле дәрәҗәдә оештырырга кушты.

«Шәһәребезне чистарту эшендә актив катнашырга кирәк. Башкарама комитет, район хакимиятләре  хезмәткәрләре халыкка үрнәк күрсәтергә тиеш», –  диде ул. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы