Чаллыда язучы Рәшит Бәшәрнең юбилее узды
Юбилярны язучылар, мәдәният һәм сәнгать әһелләре котлады.
Чаллыда Абдулла Алиш, Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби премияләр лауреаты, язучы Рәшит Бәшәрнең 75 яшьлек юбилеена багышланган тантаналы чара булды.
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов язучының тормышына һәм иҗатына багышланган театраль тамаша әзерләгән.
Юбилярны ТР язучылар берлеге рәисе Ракил Зәйдуллин, шәһәр башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов, язучылар, мәдәният һәм сәнгать әһелләре котлады.
Язучыларның әсәрләре җыр, биюләр белән үрелеп барды. 2, 29, 54, 59нчы гимназия, 84нче Г.Акыш исемендәге лицей-интернат укучылары Рәшит Бәшәрнең әсәрләрен укыдылар. «Агадир» цирк студиясе чыгышы да нур өстенә нур булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев