Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ике сабыйның күзләре пеште

Аларны Кама балалар медицина үзәгенә озаттылар.

Чаллыда берьюлы 2 баланың күзләре химикаттан зыян күрде. Аларның йөзләренә “Азелит” плитә чистарткычы чәчрәгән. Сабыйларга нибары 1 яшь. "Берсен хәтта хастаханәгә яткырып дәваларга туры килде", - ди табиблар. 

“Көнкүреш химиясыннан зыян күрүче пациентларны еш кабул итәргә туры килә. Сабыйларның битләре, күз кабаклары пешә. Чистарткычлар балалардан яшерелмәгән. Шуңа күрә шулай килеп чыга. Гадәттә мондый сыеклыкларның составында кислота була. Балалар кызык итеп пульверизаторны үзләренә каратып сиптерә”, - ди Кама балалар медицина үзәге офтальмологы Нәргиз Гыйльфанова. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кама балалар медицина үзәге