Чаллыда Илдар Юзеев исемендәге премия лауреатларын бүләкләделәр
Тантаналы чарага Башкортстаннан да кунаклар килде.
Чаллыда Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премияләр тапшыру тантанасы үтте. Ул 2005 елдан бирле Татарстан Язучылар берлеге һәм Татмедиа АҖнең «Шәһри Чаллы» филиалы «Мәйдан» журналы редакциясе тарафыннан уздырырла. Максаты – шагыйрьнең исемен мәңгеләштерү, иҗатын пропагандалау. Премия «Мәйдан» журналында ел дәвамында басылып чыккан иң яхшы әсәрләр авторларына, шулай ук журналны яшәтүгә, абруен күтәрүгә зур көч куйган редакция хезмәткәренә, журналга яздыруда булышлык күрсәткән эшмәкәрләргә тапшырыла.
Кичәгә Татарстан һәм Башкортстанның төрле төбәкләреннән күренекле әдәбият-сәнгать әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, мөгаллимнәр, тәрбиячеләр, китапханәчеләр килде. Бәйрәм Илдар аганың улы Салават Юзеевның «Гашыйклар тавы» фильмнан башланып китте.
Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин килгән тамашачыларны сәламләде, Салават Юзеевка әтисе әсәре буенча төшерелгән фильм өчен рәхмәтен белдерде.
Чараның көтеп алынган мизгеле — премия лауреатларын игълан итү. Быел зур дәрәҗәгә «Халык үтмәс үткел юк...» шигырьләр циклы һәм актив әдәби-иҗтимагый эшчәнлеге өчен шагыйрь, язучы, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Фирүзә Җамалетдинова-Фәтхетдинова ия булды.
Шулай ук Илдар Юзеев иҗатын пропагандалауга зур өлеш керткәне өчен язучы, драматург, режиссер Салават ЮЗЕЕВ та бүләкләнде.
Исемлектә «Мәйдан» әдәби-иҗтимагый журналы белән актив хезмәттәшлек иткән танылган фотожурналист, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия фоторәссамнар берлеге әгъзасы Николай ТУГАНОВ та бар.
Татар матбугатына, шул исәптән «Мәйдан» журналына озак еллар дәвамында ярдәм иткәне өчен Чаллы мэры ярдәмчесе Рамил Хәлимов бүләкләнде.
Дәрәҗәле Чаллы һәм Казан кунаклары чыгыш ясадылар. Шулар арасыннан ТР Язучылар берлеге рәисе, күренекле язучы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе Ркаил Зәйдулла, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Винер Харисов, Сәүдә-сәнәгать палатасы генераль директоры Фәрит Бәшәров, татар шагыйре, язучы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Марсель Галиев, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты, халык язучысы Рабит Батулла, Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов, Казан утлары журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, Чаллыдагы милли матбугат үзәге җитәкчесе Резидә Юсупова һәм күренекле язучы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ринат Мөхәммәдиев. Башкортстаннан килгән хөрмәтле кунагыбыз – танылган язучы Дилбәр Булатова да сәхнәгә күтәрелеп кунакларга, оештыручыларга Илдар Юзеев хөрмәтенә шундый кичә оештыручыларга рәхмәт сүзләре җиткерде.
Кичәдә уллары хәрби операциядә катнашкан сабыр, олы җанлы солдат әниләре – Сания апа Хәйретдинова белән Дилбәр апа Әхәтовага – чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр бирелде.
«Эврика» мәдәният үзәгенең «Хәят» вокал ансамбле «Сине уйлап янам» җырын башкардылар. Бәйрәм кичәсе «Туган тел» җырын күмәк җырлау белән тәмамланды.
Гөлнар Караева
Николай Туганов һәм Гөлнар Караева фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев