Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Илдар Юзеев премиясен тапшырдылар

Бәйрәм кичәсенә зур кунаклар чакырулы иде.

Бүген күренекле татар шагыйре Илдар Юзеевның тууына 90 ел тулуга һәм “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең “Мәйдан” журналы белән Татарстан Республикасының Язучылар берлеге гамәлгә куйган әдәби бүләк – Илдар Юзеев исемендәге премияләр тапшыруга багышланган тантана узды. 

Бәйрәм Илдар аганың тормыш юлы белән таныштырган фильмнан башланып китте. Дәрәҗәле Чаллы һәм Казан кунаклары чыгыш ясады. Бәйрәмдә  шагыйрьнең якты истәлегенә шигырьләр, җырлар яңгырады. 

Премиягә быел “Мәйдан” әдәби-нәфис, иҗтимагый журналында 2022нче елда дөнья күргән шигырьләр циклы һәм актив әдәби-иҗтимагый эшчәнлеге өчен язучы Әлфия Мирзанур кызы Ситдыйкова, 2022 елда басылып чыккан чәчмә әсәрләре һәм актив әдәби-иҗтимагый эшчәнлеге өчен Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар язучысы –  Хисаметдин Шәрәфетдин улы Исмәгыйлев лаек дип табылды. 

Шулай ук, Илдар Юзеев исемендәге премия “Мәйдан” журналын яшәтүгә, абруен күтәрүгә һәм милли рухиятебезне үстерүгә керткән күпьеллык нәтиҗәле эшчәнелеге өчен язучы Рәшит Гаффар улы Бәшәровка, Мәйдан” журналына озак еллар дәвамында ярдәм күрсәтүе өчен Яр Чаллы шәһәре Сәүдә-сәнәгать палатасы генераль директоры Фәрид Рәшид улы Бәшәровка бирелде.

Бәйрәмдә "ТАТМЕДИА" АҖ Медиа директоры Алсу Исмәгыйлова катнашты. Ул мәртәбәле әдәби премияне оештыруга матди ярдәм иткән  Яр Чаллы шәһәре Сәүдә-сәнәгать палатасы генераль директоры Фәрид Бәшәровка "ТАТМЕДИА" генераль директоры Шамиль Садыйковның Рәхмәт хатын тапшырды.

Әдәбият – дәверләрнең көндәлеге, елъязмасы ул. ТАТМЕДИА акционерлык җәмгыятенең «Мәйдан» журналы редакциясе Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге белән берлектә, Илдар Юзеев тууга 90 ел тулу уңае белән һәм татар әдәбиятын яңа әсәрләр белән баету, язучыларны иҗатка кызыксындыру, татар телендә әдәби әсәрләр язучы яңа авторларны барлау максатыннан, «Бу заман шундый заман ул…» дигән әдәби конкурсын да игълан иткән иде. «Бу заман шундый заман ул...» әдәби бәйгесенең «Повесть» номинациясендә өченче урын “Кара плащ” әсәре өчен Яр Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче яшь язучы Айзирә Имамовага, икенче урын “Чоңгылның чите юк” әсәре өчен Башкортстанда яшәп иҗат итүче язучы Закир Әкбәровка, беренче урын “Чәчәк” повесте өчен Рәмис Латыйповка бирелде.

“Бу заман шундый заман ул” әдәби конкурсында “Хикәя” номинациясендә өченче урын “Бөтенләйгә кайту” әсәре өчен Әтнәдә яшәп иҗат итүче язучы Гөлүсә Батталовага, икенче урын “Мин берүзем түгел” хикәясе өчен Фатыйма Гыйльметдиновага бирелде. Җиңүче дип “Шагыйрьнең дөньялыкка сәяхәте” әсәре өчен Әгерҗедә яшәп иҗат итүче язучы Наилә Харисова табылды.

Кичә Чаллының 39 санлы өр-яңа мәктәбенең концертлар залында узды.  Сценарий авторы - Лилия Гыйбадуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дәүләт Премиясе