Чаллыда иң күп авария кайсы урыннарда булган?
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда иң күп авария кайсы урыннарда булган?

Сорауга Чаллының баш дәүләт автоинспекторы Радий Кадиков җавап бирде.

Чаллының баш дәүләт автоинспекторы Радий Кадиков Чаллыда юл-транспорт һәлакәте күп була торган урыннарны атады.

Шәһәрдә алар – 9. Өчесе М-7 Волга федераль трассасында. Бу урыннарда узган ел 37 юл-транспот һәлакәте булды. Анда 2 кеше һәлак булды, 50 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алды. 

Автоинспекторлар машина йөртүчеләрне һәм җәяүлеләрне түбәндәге урыннарда аеруча сак булырга чакыра.

Муса Җәлил проспекты – Батенчук урамы;
Яшьлек проспекты – Җиңүнең 40 еллыгы урамы;
Чулман проспекты – Хәсән Туфан проспекты;
Татарстан урамы – Ш. Усманов урамы;
Машиностроительная урамы 29; 
Минзәлә тракты;
М-7 федераль трассасының Сарман тракты каршындагы борылышы, 1047 нче км-ы һәм БСИ янындагы борылышы. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


юл-транспорт һәлакәте үлем-китем

Нет комментариев