Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда иң күп салым түләүче предприятиеләр исемлеге билгеле

Узган ел салымнар һәм салымнарныкы булмаган керемнәр планы 118 процентка үтәлгән.

2023 ел бюджеты үтәлгән. Бу хакта башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе башлыгы Светлана Мөлекова хәбәр итте. 

Узган ел нәтиҗәләре буенча шәһәр бюджетының керем өлеше 17 млрд 740 млн сум тәшкил итте. Аның 8 млрд 595 млн сумы –  бюджетның үз кереме. 2022 ел белән чагыштырганда керем 2 млрд 966 млн сумга арткан. 

Салымнар һәм салымнарныкы булмаган керемнәр планы 118 процентка үтәлгән. Бу 2022 ел белән чагыштырганда 1 млрд 328 млн сумга күбрәк. НДФЛ да 1 млрд 465 млн сумга арткан. 

Бюджетка иң күп салым түләүче предприятиеләр: «ХАЙЕР», «Набережночелнинский трубный завод», «Камский» агро-сәнәгать комплексы, «ИНДЕЛ», «ТЭМПО», «Изоляционный трубный завод» компанияләре.

Узган ел милеккә салым 932 млн сум тәшкил иткән. 2023 ел бюджетның чыгымнары 17 млрд 872 млн сум. Аның 64 проценты хезмәт хакы түләүгә тотылган. 11 проценты торак-коммуналь хуҗалык һәм милли сәясәт өлкәсендәге чараларны тормышка ашыру өчен бирелгән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев