Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда иң күп хезмәт хакы алучы һөнәр ияләре билгеле булды

Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә әйттеләр.

«ТР мәшгульлек үзәге»нең Чаллы һәм Тукай районы буенча Дәүләт департаменты башлыгы Татьяна Быданова Чаллының хезмәт базарындагы хәлләр турында сөйләде.

Ел башыннан эшсезлек – 0,14 процент тәшкил итә. Бу республика (0,19%) күрсәткеченнән түбән. Бүгенге көндә вакансияләр банкында 7 меңнән артык вакансия бар.  Бу бер эшсезгә – 17 вакансия дигән сүз. 

Предприятиеләрдә эшче һөнәрләргә кытлык 80 процент тәшкил итә. Эшче һөнәрләр арасында слесарь, оператор, электргаз белән эретеп ябыштыручы, транспортировщик һәм башкаларга ихтыяҗ зур.

Шулай ук полиция хезмәткәрләре, шәфкать туташлары, фельдшерлар, табиблар, тәрбиячеләр кирәк.

Хезмәт хакы квалификация һәм разрядка карап, минималь размердан алып 240 мең сумга кадәр. 

Иң югары хезмәт хакы «ТЭМПО-Логистик» ҖЧҖда  машина йөртүче –экспедитор 240 мең сум.  Ашыгыч ярдәм хезмәте табибының хезмәт хакы  172 мең сум. 

Ел башыннан мәшгульлек үзәгенә 10 мең кеше мөрәҗәгать иткән, аның 5 меңе эш сорап килгән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшсезлек Югары хезмәт хакы