Чаллыда иң өлкән кешегә 106 яшь
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов Чаллыда өлкәннәр көненә әзерлек турында сөйләде.
Бүгенге көндә Чаллыда 100 яшьтән узган 19 кеше һәм 565 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Хатын-кызлар арасында иң өлкән кеше 106 яшьлек Василиса Шахматова Комсомол районында яши. Иң өлкән ир-ат – Автозавод районында гомер итүче 103 яшьлек Иван Канадиев.
Социаль фонд мәгълүматлары буенча 126 730 кеше пенсия ала. Чаллыда уртача пенсия күләме – 22 мең 166 сум 58 тиен.
Моннан тыш, аларга төрле социаль ярдәмнәр (юл йөрү өчен түләү, санаторий-курортларга юллама, телефон өчен түләүдә ташлама һәм башкалар) каралган.
Агымдагы елда 519 кешенең өенә барып социаль ярдәм күрсәтелгән. Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернатта 68 кеше яши. Хезмәт ветераннары пансионатынңа 580 кеше сәламәтлеген ныгыткан. 8 айда 65 яшьтән узган 42 меңнән артык кешегә диспансериазация үткәрелгән. 1 932 өлкән кешегә медицина ярдәме күрсәтелгән.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Хәмитов әйтүенчә, өлкәннәр ункөнлеге кысаларында 1-10 октябрьдә Чаллыда 50дән артык эре чара үткәрелә.
«Чәчләренә чал керсә дә, йөрәкләре һәм холыклары элеккечә теләсә нинди алмаздан да нык калган өлкәннәрне котлыйбыз. Сезнең фидакарь хезмәтегез, көчле рухыгыз безгә үрнәк булсын», – диде Винер Харисов дүшәмбе киңәшмәсендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев