Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда иң оста яшь эшмәкәр кем?

«Мин - эшмәкәр» бәйгесе нәтиҗәләре билгеле.

IT-паркта «Эшмәкәрлек лабораториясе» кысаларында «Мин – эшмәкәр» дип исемләнгән шәһәркүләм конкурс оештырылды. Мәктәп укучылары жюри тарафына үзләренең бизнес-планнарын тәкъдим итте. 42нче, 60нчы, 35нче, 45нче, 30нчы мәктәп укучылары, Давыдов исемендәге гимназия һәм Казан инновацион университеты студентлары... Катнашучылар саны шактый. Алар автомобиль юу, ротангтан җиһазлар җитештерү, кием һәм аяк киеме дизайны, файдалы ризык белән вендинг аппаратлары, онлайн-укыту, арт-терапия һәм башка күп төрле бизнеслар турында сөйләделәр. Искәртергә кирәк: егет-кызларның кайберләре үз проектлары белән инде акча да эшли.

Нәтиҗәдә «Мин – эшмәкәр!» шәһәркүләм конкурсы җиңүчесе итеп Сlean and Tidy проекты (персонал яллау өчен сервис) белән 77нче гимназия укучысы Богдан Цибяков лаек дип табылды. Икенче урынны 30нчы мәктәп укучысы Эвелина Мельникова (дизайнер киемнәре тегү) һәм 42нче мәктәп укучылары Рузилә Шакирова һәм Ралина Субханова (бию аяк киемнәре ательесы авторлары) алды. Өченче урын Давыдов исемендәге гимназия укучысы Станислав Колдаев һәм аның Онлайн-гитарада уйнау мәктәбе проектына бирелде.

"Эшмәкәрлек лабораториясе" проекты 2022 елдан бирле эшли. Ул «Бердәм Россия» һәм «Рост» партиясе вәкилләр белән берлектә булдырылды. Аның кысаларында эшмәкәрләр мәктәп укучыларына "шефство" алып, аларга бизнес буенча дәресләр бирәләр, бизнес серләренә төшендерәләр. Былтыр бу проектта 4 мәктәп катнашса, быел 7 мәктәп, 1 лицей һәм бер югары уку йорты катнашырга теләк белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев